Кырлай урманнарыннан килгән кунак (0+) 

26 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияли, мәрхәмәтле, яхшы күңелле, гадел һәм кыю булырга өнди. 

Кырлай урманнарыннан килгэн кунак
IMG_20220420_094121
IMG_20220420_095952
IMG_20220420_100926
IMG_20220420_094053
IMG_20220420_094028

14 нче санлы китапханәдә узган чара башында китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Нәни Апушның балачагы катлаулы һәм авыр була. Ул бик яшьли ятим кала. Шуңа да карамастан, аның күңеле һәрвакыт матурлыкка ашкына. Чара барышында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, «Кызыклы шәкерт» шигырен сәхнәләштерде, ел фасыллары турында табышмаклар чиште. Ә Тукайның әкиятләре буенча бик күңелле һәм кызыклы әдәби викторина узды. Бәйрәмгә автор әкиятләре геройлары – Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су Анасы, Акбай, Бала белән Күбәләк тә килгән иде. Шүрәле һәм Су Анасы белән бергә балалар «Түбәтәй», «Су анасы» уеннары уйнады, җырлар җырлады һәм биеде. Габдулла Тукай татар халык фольклорын бик яраткан һәм югары бәяләгән. Халык җырларын яратып тыңлаган, татар халык биюләре дә аны битараф калдырмаган. 

Чара азагында балалар татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкарды. Барысы да чарада бик теләп катнашты. Иң мөһиме, балалар кече яшьтән үк бөек шагыйребез Габдулла Тукайны белсен һәм аның китапларын яратып укысын иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: